21-27 гыйнварда Татарстан башкаласында Махсус Олимпиаданың Бердәм уеннары узачак.
Бердәм уеннар (United Games) – Россиядә Махсус Олимпиада программасы буенча иң масштаблы һәм күпкырлы ярышлар. Ярышларда 2 000нән артык атлет, 878 волонтер, 400 спорт судьясы катнашыр дип көтелә.
8 кышкы (тау чаңгысы, сноуборд, фигуралы шуу, шорт-трек, чаңгы ярышлары, флорбол, чаңгы киеп йөгерү, бию спорты) һәм 10 җәйге (бадминтон, баскетбол, волейбол, җиңел атлетика, нәфис гимнастика, дзюдо, өстәл теннисы, футзал, йөзү, теннис) спорт төрләре планлаштырыла. Алар 14 заманча спорт объектларында узачак.
Тулырак мәгълүмат монда >>.