Бүген Тәтеш районы муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумының быел беренче чираттан тыш утырышы узды.
Көн тәртибенә балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны һәм хокук бозуларны профилактикалау системасы субъектларыннан «Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне һәм балигъ булмаганнарны исәпкә алу һәм мониторинглау» мәгълүмат системасы аша килеп ирешкән гаиләләрдәге иминлексезлек турында ике сигнал картасын карау, шулай ук индивидуаль тернәкләндерү программасы кысаларында гаиләләр белән ведомствоара эш нәтиҗәләрен карау мәсьәләсе кертелгән иде.
Каралган мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.
Утырышларда гаилә әгъзаларының катнашуы гаилә хәлен бәяләү һәм гаиләгә тиешле ярдәм күрсәтү өчен өстәмә мөмкинлек тудыра.