2022 елда «Время побед» АКБО «Сәламәт бул» кислород фитобары» проекты белән гражданнар җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы грантларын бирү проектлары конкурсында җиңүче булды.
Проектның максаты – сулыш органнары авыруларын профилактикалауга, кислород фитобары кулланып иммунитетны ныгытуга юнәлдерелгән сәламәтләндерү чаралары комплексын кертү юлы белән авыр тормыш хәлендә калган, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның тормыш сыйфатын күтәрү.
2023 елның гыйнварыннан проектны гамәлгә ашыру башланды. Менделеевск районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында грант акчасына фиточай һәм үләннәр нигезендә кислород коктейльләре ясау һәм куллану өчен махсус мәйданчык булдырылачак.
Кислород фитобары технологияләре балалар организмының гомуми савыгу процессына максатчан йогынты ясаячак. Чара «Время побед» АКБО һәм партнерлык оешмалары белгечләре көче белән оештырылачак.