2022 елда озак вакыт карау системасы белән 6,2 мең кеше колачланган

2023 елның 12 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2019 елдан Татарстан Республикасы «Демография» милли проекты һәм аның «Өлкән буын» төбәк проекты кысаларында өлкәннәрне һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру проектында катнаша.

2022 елда тармакта стационар алмаштыручы технологияләр актив үсеш алды:

– 18 мең кеше өйдә социаль хезмәтләр алды (2021 елда – 16,9 мең кеше);

– 6,2 мең кеше озак вакыт карау системасы белән колачланган (2021 елда – 5,8 мең кеше);

– 302 өлкән яшьтәге гражданга караучылар (сиделкалар) хезмәте күрсәтелде;

– 36 өлкән кеше тәрбиягә гаиләгә алынган;

– авыру гражданнарның 3 033 туганы карау нигезләренә өйрәтелгән (2021 елда – 2500 кеше);

- медицина оешмаларына авылда яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк 63,5 мең граждан китерелде (2021 елда – 59,5 мең кеше).

Татарстанда төзелгән комплекслы тернәкләндерү һәм абилитацияләү системасы ел саен 19 мең инвалидка һәм махсус ихтыяҗлары булган балаларга тернәкләндерү хезмәтләрен алырга мөмкинлек бирә. Соңгы 3 елда иртә ярдәм белән колачланган балалар саны 4 тапкырга артты.

Бүгенге көндә республикада менталь һәм когнитив тайпылышлары булган өлкәннәр һәм инвалидлар өчен көндезге 50 бүлек һәм төркем эшли. 2022 елда бүлекләрдә 1,1 меңнән артык граждан социаль-көнкүреш күнекмәләре алган (2020 елда – 159 кеше).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International