«Исток-Башлангыч» социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә ата-аналар белән мәгълүмати сәгать уздырылган

2023 елның 12 гыйнвары, пәнҗешәмбе

11 нче гыйнварда Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Оксана Лямова балигъ булмаганнарга карата көч куллануны һәм мәрхәмәтсез мөгамәләне кисәтү буенча мәгълүмати сәгать уздырды.

Чара барышында «җенси кагылгысызлык» һәм «балигъ булмаганнарның җенси иреге» төшенчәләре турында сөйләштеләр, җенси кагылгысызлыкка каршы җинаятьләр төрләре турында фикер алыштылар. Балигъ булмаганнарның җенси кагылгысызлыгына кул сузу белән бәйле ситуацияләрне профилактикалау чараларына аерым игътибар бирелде.

Ата-аналарга балигъ булмаганнарга карата көч кулланудан ничек сакланырга турында киңәшләр бирелде: балага урамда яки өйдә ялгыз калганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлату, баланың телевизордан нинди тапшырулар караганын, нинди сайтларга керүен белү, Интернетта үткәрелгән вакытны контрольдә тоту, баланың кем белән аралашуы турында хәбәрдар булу. Чарада катнашучыларга шулай ук белешмәлекләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International