Татарстанлыларны «Жить вместе» милли премиясендә катнашырга чакыралар

2023 елның 11 гыйнвары, чәршәмбе

«Жить вместе» хәйрия фонды оештырган «Жить вместе» премиясе гражданлык инициативасы күрсәткән, җәмгыятьләргә берләшкән һәм социаль проблемаларны чишә, мәдәни традицияләрне үстерә, мирасны саклый, мәгърифәтчелек белән шөгыльләнә, мохтаҗларга булыша торган битараф булмаган кешеләрне эзли һәм аларга ярдәм итә.

«2023 елда «Жить вместе» премиясе инде дүртенче тапкыр тапшырачаклар. Номинантларның рекордлы саны көтелә, чөнки елдан-ел премия таныла бара», – ди премия җитәкчесе Андрей Васенев.

Кандидатларны сайлап алуның төп критерие – уртак кыйммәтләр нигезендә оештырылган һәм уртак максат белән берләшкән тотрыклы җәмгыять булу. Бу даими команда да, гомуми эшкә кулдан килгәнчә өлеш кертә торган волонтерлар да булырга мөмкин. Проект ким дигәндә 3 ел эшләргә тиеш.

Премия номинацияләре:

- Хәтер;

- Мәдәният;

- Шәфкатьлелек;

- Чиркәү;

- Рус традициясе.

Премия лауреатларын эксперт жюри – танылган һәм абруйлы мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, журналистлар, мәгърифәтчеләр, хәйриячеләр һәм дин әһелләре билгеләячәк. Экспертлар тәкъдим ителгән проектларның нәтиҗәлелеген бәяләячәкләр, алар ярдәмендә төбәкләрдәге социаль һәм иҗтимагый проблемаларның ничек хәл ителүен караячаклар, шулай ук Россиянең башка төбәкләрендә проектларны тиражлау һәм масштаблау мөмкинлеген анализлаячаклар.

Премия турында тулырак мәгълүматны «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемнән белергә була (https://vk.com/fond_zhit_vmeste).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International