Министрлык 2022 елга йомгак ясады

2023 елның 12 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Министрлыкның «Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау: 2022 ел нәтиҗәләре һәм 2023 елга бурычлар» дигән йомгаклау коллегиясе утырышы узды.

Министр Эльмира Зарипова үз чыгышында 2022 елда ведомство эше нәтиҗәләре, хезмәт базарындагы вәзгыять, гражданнарга социаль ярдәм чаралары, ярлылыкка каршы көрәш, «Демография» милли проектының гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында сөйләде. Шулай ук җитештерүдәге имгәнүләр, коррупциягә каршы тору һ. б. мәсьәләләр яктыртылды.

Министрлыкның коллегия утырышында шулай ук статс-секретарь – Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Андрей Пудов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International