ЯҢАЛЫКЛАР


8
февраль, 2023 ел
чәршәмбе

Алабугадагы «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә гыйнвар аенда заездыны ябу тантанасында шәһәр советы депутаты Людмила Мусаева булды.

Мамадыш районы «Кайгырту» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре 6 февральдә Балачак унъеллыгы чаралары планын үтәү кысаларында яшь социаль хезмәт алучылар өчен «Чебурашка» дигән гаилә фильмын карау оештырды.

Түбән Каманың «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Татарстан салават күпере» программасын тормышка ашыру кысаларында тәрбияче Анжелика Пушкова өлкән малайлар төркемендә тәрбияләнүчеләр өчен экологик дәрес үткәрде.

Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре һәм ата-аналар арасында гыйнвар аенда махсус хәрби операциясе зонасындагыларга гуманитар ярдәм җыю буенча акция дәвам итте.


7
февраль, 2023 ел
сишәмбе

1 февральгә кадәр эш бирүчеләр «Инвалидлар белән хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштергәндә инвалидларны эшкә алу өчен квота үтәү кагыйдәләрен раслау турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2022 елның 14 мартындагы 366 номерлы карары нигезендә инвалидларны эшкә урнаштыру өчен квота исәпләргә тиешләр.

6 февральдә Бөгелмә шәһәрендә «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Бала хокуклары турында конвенция» дигән хокукый мәгълүмат сәгате уздырылды.

Югары Ослан районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өлкән яшьтәге гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту, актив озын гомерлелек чорын арттыру максатыннан «Изотерапия» технологиясе кулланыла. 

6 февраль көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә арт-терапевтик дәрес үтте. Чара креативлыкны үстерүгә, образлы фикерләүне формалаштыруга, кулларның вак моторикасын үстерүгә юнәлдерелгән.

Бүген ТР Халыклар дуслыгы йортында хезмәт законнары мәсьәләләре буенча халыкны кабул итү булды. Кабул итүне ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Әмир кызы Зарипова, ТР прокуроры Нәфыйков Илдус Сәид улы, ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Зәйнетдинова Алсу Хәмит кызы һәм башкалар алып барды.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International