ТР Хезмәт министры Эльмира Зарипова гражданнарны кабул итте

2023 елның 7 феврале, сишәмбе

Бүген ТР Халыклар дуслыгы йортында хезмәт законнары мәсьәләләре буенча халыкны кабул итү булды. Кабул итүне ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Әмир кызы Зарипова, ТР прокуроры Нәфыйков Илдус Сәид улы, ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Зәйнетдинова Алсу Хәмит кызы һәм башкалар алып барды.

Кабул итүгә 8 татарстанлы килде, аларның мөрәҗәгатьләре хезмәт хокукларын бозуга, эш эзләүгә, суд карарларына һ.б. кагылды.

Әйтик, Питрәч районында яшәүче хатын-кыз өлкәннәрне һәм инвалидларны озак вакытлы карау буенча проект кысаларында эшкә урнаштыру соравы белән мөрәҗәгать иткән.

Теләче районында яшәүче ир-ат эш бирүченең хезмәт хакын түләмәвенә зарланган, ә Казанда яшәүче хатын-кыз эшкә урнашуда ярдәм сораган.

Эльмира Әмировна гражданнарның кызыксындырган сорауларына тулы җаваплар бирде.

Мөрәҗәгатьләрне карау тиешле ведомстволарда контрольгә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International