Алабугадагы «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә гыйнвар аенда заездыны ябу тантанасында шәһәр советы депутаты Людмила Мусаева булды.
Чара кызыклы җанлы анимация белән бию марафоны рәвешендә оештырылды. Бәйрәм әлеге сменада балалар кичергән мизгелләр турында фильм һәм үзәк директоры Галина Калашникованың җылы сүзләре белән башланып китте. Аннары балалар төрле активлыкларда катнаштылар, биеделәр. Мондый шатлык марафоны балаларны, ата-аналарны һәм үзәк хезмәткәрләрен берләштерде.