Эш бирүчеләр игътибарына: инвалидларны эшкә урнаштыру өчен эш урыннары квоталау турында

2023 елның 7 феврале, сишәмбе

1 февральгә кадәр эш бирүчеләр «Инвалидлар белән хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштергәндә инвалидларны эшкә алу өчен квота үтәү кагыйдәләрен раслау турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2022 елның 14 мартындагы 366 номерлы карары нигезендә инвалидларны эшкә урнаштыру өчен квота исәпләргә тиешләр.

10 февральгә кадәр 35 кешедән артык хезмәткәре булган эш бирүчеләр «Россиядә эш» Бердәм циффрлы платформасында 7нче форманы тутырырга тиеш.

2023 елда инвалидлар өчен эш урыннарын квоталау механизмы үзгәрде. «Инвалидлар һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнар өчен эш урыннарын квоталау һәм резервлау турында» 2006 елның 24 июлендәге 60-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә инвалидларны эшкә алу өчен квота түбәндәге билгеләнгән күләмдә билгеләнә:

- әгәр хезмәткәрләр саны 35тән 100гә кадәр булса, хезмәткәрләрнең исемлек буенча уртача санының 2 %;

- әгәр хезмәткәрләр саны 100 кешедән артса, хезмәткәрләрнең исемлек буенча уртача санының 3 %.

Инвалидларны эшкә алу өчен квота инвалидлар белән хезмәт мөнәсәбәтләрен билгеләнгән тәртиптә рәсмиләштергән очракта, эш бирүче тарафыннан билгеләнгән квота нигезендә инвалидларны эшкә урнаштыру бурычын үтәү кысаларында башкарылган дип санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International