«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә арт-терапевтик дәрес уздырылды

2023 елның 7 феврале, сишәмбе

6 февраль көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә арт-терапевтик дәрес үтте. Чара креативлыкны үстерүгә, образлы фикерләүне формалаштыруга, кулларның вак моторикасын үстерүгә юнәлдерелгән.

Психолог катнашучыларга төсле кәгазьдән эшләнмә ясарга тәкъдим итте. Бирем уңышлы үтәлгәннән соң, эшләр буенча уртак фикер алышулар оештырылды.

Дәрескә сигез кеше килде. Алар барысы да чарадан уңай эмоцияләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International