«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында 2019 елдан Татарстан Республикасында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре тарафыннан авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны медицина оешмаларына илтү гамәлгә ашырыла.
Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар арасыннан өлкән яшьтәге гражданнар «Россия озын гомерлелеге» социаль хәйрия проектында катнашалар. Проект өлкәннәрнең көндәлек көнкүрешенә сәламәт яшәү рәвеше принципларын кертүгә, тормыш сыйфатын яхшырту өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән.
Шушы көннәрдә Алексеевскиның «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр тыл хезмәтчәненә йорт яны территориясен кардан чистартуда ярдәм күрсәттеләр.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында чаралар Татарстан Республикасы гербы көненә туры китерелде. «Иҗат шатлыгы» түгәрәгендә катнашучылар хезмәт буенча инструктор Наталья Котова җитәкчелегендә беренче эш итеп республика гербы рәсемен буяуга керештеләр. Социаль хезмәт алучылар үзләренең башкарылган эшләрен киләсе тематик викторинага алып килделәр. Ул берничә турдан торды. Катнашучылар Татарстан, халык бәйрәмнәре, милли ризыклар турында белемнәрен күрсәтә алдылар.
7 февральдә Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында Күчмә мәдәният үзәге белгечләре юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча танып белү программасы уздырдылар.
Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында икенче ел эчке волонтерлык хәрәкәте эшли. «Тимурчылар 55+» отряды әгъзалары аз мобильле социаль хезмәт алучылар белән социаль-тернәкләндерү эшендә кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтәләр.
Өлкән яшьтәге гражданнарның хезмәт күнекмәләрен һәм үз-үзләренә хезмәт күрсәтү күнекмәләрен торгызу максатыннан Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында кулларның вак моторикасын үстерү буенча төрле ысуллар кулланыла, шул исәптән ярма терапиясе.
Алабуга муниципаль районында «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә озак вакыт карау системасы кысаларында Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе уңышлы эшләп килә. 2022 елда мәктәптә 88 алабугалы укыган.
6 февральдә Алексеевскиның «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр педагог-психолог Наталья Конова һәм хезмәт буенча инструктор Ольга Давыдова белән берлектә Воскресение Христова чиркәве каршындагы мәктәптә булдылар.
Эшсезләрне эшкә урнаштыру өчен субсидия бирү программасы 2023 елга озайтыла. Эш бирүчеләр хезмәт килешүләрен төзиләр һәм хезмәт хакы чыгымнарын өлешчә каплау өчен акча алалар.