Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре һәм ата-аналар арасында гыйнвар аенда махсус хәрби операциясе зонасындагыларга гуманитар ярдәм җыю буенча акция дәвам итте.
Башта #МЫВМЕСТЕ волонтерлык хәрәкәтенә укытучы-дефектолог Гүзәл Сәлимҗанова кушылды, аннары аңа оешманың бөтен коллективы кушылды. Шәһәрнең волонтерлык хәрәкәтләре белән бергә үзәк хезмәткәрләре маскировкалау челтәрләре үрергә өйрәнделәр. Социаль хезмәт алучыларның әти-әниләре дә битараф булмаган дистәләгән кешегә актив кушылды.