6 февральдә Бөгелмә шәһәрендә «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Бала хокуклары турында конвенция» дигән хокукый мәгълүмат сәгате уздырылды.
Очрашуның максатлары: балаларга хокукый грамоталылыкның мөһимлеген аңларга ярдәм итү, аларга ышаныч телефоны турында мәгълүмат бирү, балаларны авыр тормыш хәлләрендә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә өндәү.
Чара кысаларында балаларга гражданнарның барлык хокуклары һәм бурычлары Россия Федерациясе Конституциясендә язылуын искәрттеләр. Алга таба мультимедиа презентациясе ярдәмендә балалар Бала хокуклары турындагы конвенция маддәләре белән таныштылар.
Соңыннан балаларга социаль мәгълүмати-реклама материаллары күрсәттеләр һәм балалар ышаныч телефоны – аноним һәм бушлай күрсәтелә торган уникаль ашыгыч психологик ярдәм коралы турында искәрттеләр.