«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында 2019 елдан Татарстан Республикасында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре тарафыннан авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны медицина оешмаларына илтү гамәлгә ашырыла. Чараларның максатлары – диспансерлаштыру һәм профилактик медицина тикшерүләре үткәрү, диспансер күзәтүе, медицина тикшерүе, скрининг тикшерүләре үткәрү, авыру буенча мөрәҗәгать итү, планлы госпитализацияләү, вакцинацияләү, паллиатив һәм башка медицина ярдәме күрсәтү.
Социаль хезмәт күрсәтүче стационар учреждениеләрендә яшәүче социаль хезмәт алучылар шулай ук профилактик медицина тикшерүе һәм диспансерлаштыру уза. 2022 елда өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортларда, психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йортларда яшәүче 4,3 мең өлкән яшьтәге кеше диспансерлаштырылды. Диспансерлаштыру нәтиҗәләре буенча 1,4 мең социаль хезмәт алучыга киңәшләр бирелде.
Социаль хезмәт алучыларны диспансерлаштыру мәсьәләсе социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең медицина оешмалары белән даими хезмәттәшлеген таләп итә. Республика интернат-йортларында яшәүчеләрне диспансерлаштыруның икенче этабын узу процессын тизләтү максатында мобиль сырхауханәләр оештырылачак. Мобиль сырхауханәләрнең төп максаты – комплекслы һәм сыйфатлы профессиональ медицина тикшерүе үткәрү һәм авыруларны иртә ачыклау. Барлык кирәкле белгечләр дә җәлеп ителәчәк: терапевт, кардиолог, невролог, уролог, хирург, акушер-гинеколог, офтальмолог, җиһазларның зур спектры булачак: флюорографлар, УЗИ аппаратлары, офтальмология өчен микроскоплар һ. б.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы эшләгән график нигезендә, мобиль сырхауханәләр 17 өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында, шул исәптән 2 психоневрологик интернатта яшәүчеләрне тикшерәчәк.