Эшсезләрне эшкә урнаштыру өчен субсидия бирү программасы 2023 елга озайтыла. Эш бирүчеләр хезмәт килешүләрен төзиләр һәм хезмәт хакы чыгымнарын өлешчә каплау өчен акча алалар.
Программада катнашу шартлары:
- эш бирүче 2023 елның 1 гыйнварына кадәр теркәлгән;
- салымнар һәм хезмәт хакы буенча бурычлар булмау;
- эш бирүче бетерү һәм үзгәртеп кору процедурасын үтми;
- оешма җитәкчеләре арасында дисквалификацияләнгән затлар юк.
Субсидия рәвешендәге дәүләт ярдәмен түбәндәгеләрне эшкә урнашканда алырга мөмкин:
- 30 яшькә кадәрге аерым категория гражданнар;
- оешманы бетерү яки штат санын киметү сәбәпле эшсез калган гражданнар;
- эштән китү куркынычы астында булган хезмәткәрләр;
- Украина качаклары һәм гражданлыгы булмаган затлар.
Субсидия алу өчен эш бирүчегә «Россиядә эш» Бердәм циффрлы платформадагы шәхси кабинет аша белгечләр сайлау өчен мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итәргә һәм РФ Пенсия һәм социаль иминият фондына субсидияләр бирү өчен гариза бирергә кирәк.
Беренче түләүне эш бирүче кешене эшкә урнаштырганнан соң бер айдан алачак, икенчесен – өч айдан, өченчесен – алты айдан соң.
Ел башыннан 112 эш бирүче гариза биргән һәм 1 587 эш урыны тәкъдим иткән, аларга 78 кеше эшкә урнаштырылган.