Алабуга муниципаль районында «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә озак вакыт карау системасы кысаларында Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе уңышлы эшләп килә. 2022 елда мәктәптә 88 алабугалы укыган.
Районда яшәүче 84 яшьлек хатын-кыз уңышсыз егылганнан соң, бот сөяген сындыра һәм ярты елга урын өстендә кала. Ул көн саен зур газаплар кичерә, депрессия һәм тормыш көчләренең кимүе күзәтелә. Олы яшьтәге кешенең улы бар, ул аңа төрле ярдәм күрсәтә һәм аны карый. Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре аңа Карау мәктәбендә укырга тәкъдим иткәннәр. Укулар өйдә оештырылды.
Алган белемнәрне куллану һәм дөрес тернәкләндерү ярдәмендә өлкән яшьтәге кеше хәлләнә башлый, янә бер ягыннан икенчесенә борылырга, утырырга өйрәнә. Күптән түгел ул ярдәм кулланып, басып йөри башлады. Улының эшкә урнашу мөмкинлеге туды. Шулай итеп, яңа белем һәм күнекмәләр әбинең туганнарына аның өчен мөмкин кадәр тулы һәм лаеклы тормыш өчен шартлар тудырырга мөмкинлек бирде.