Минзәлә интернат-йортында өлкәннәр ярма терапиясе белән шөгыльләнә

2023 елның 8 феврале, чәршәмбе

Өлкән яшьтәге гражданнарның хезмәт күнекмәләрен һәм үз-үзләренә хезмәт күрсәтү күнекмәләрен торгызу максатыннан Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында кулларның вак моторикасын үстерү буенча төрле ысуллар кулланыла, шул исәптән ярма терапиясе.

Ярма терапиясе – төрле ярмалар белән эшләү формасы, ул организмның бозылган тормыш процессларын нормальләштерүгә юнәлтелгән. Технология киеренкелек һәм борчылу халәтен бетерергә мөмкинлек бирә, сөйләм күнекмәләрен формалаштыруга, иҗади активлыкка ярдәм итә. Кечкенә әйберләр белән эшләү аркасында, бармак очындагы нокталарга массаж ясала, бу гомуми хәлне яхшырта, бармакларның координацияләнгән хәрәкәтен формалаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International