7 февральдә Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында Күчмә мәдәният үзәге белгечләре юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча танып белү программасы уздырдылар.
Чара кысаларында балаларга юл билгеләре һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре, ни өчен аларны белергә һәм үтәргә кирәклеге турында сөйләделәр. Балалар юлда төрле ситуацияләрне тикшерүдә кызыксынып катнаштылар, хәрәкәтле уеннар уйнадылар.
Чара «Без юл хәрәкәте куркынычсызлыгы өчен!» бию флешмобы белән тәмамланды.