ЯҢАЛЫКЛАР


10
февраль, 2023 ел
җомга

Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре махсус хәрби операция уздыру зонасында куллану өчен маскировка сеткалары үрү пунктында булдылар.

Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Казаннан килгән «Полярное сияние» кар десанты отряды волонтерлары булып китте.

Социаль-көнкүреш адаптациясе буенча дәресләр Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлекчәсендә социаль хезмәт алучыларның тернәкләндерү программасында нигез булып тора. Мондый дәресләрдә катнашучылар үз-үзләренә хезмәт күрсәтү күнекмәләренә өйрәнәләр, гади ризыклар әзерләргә, җыештырырга һәм үтүкләргә, гади көнкүреш приборларыннан файдаланырга өйрәнәләр.

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында эвакуация узды. Өйрәнүләрнең максаты – җитәкче состав һәм персоналның шикле предметка тап булган очракта эвакуация вакытында үз-үзләрен тоту күнекмәләрен кабатлау.

Шушы көннәрдә Лениногорск районы «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы Оксана Лямова «Яшүсмер. Хокук бозу. Җаваплылык» дигән мәгълүмат сәгате уздырды. Чарада 1 нче социаль участоктан балигъ булмаган балалар катнашты.

9 февральдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында Россия Федерациясе Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләренең Бөтенроссия һөнәри берлегенең Татарстан Республика комитеты вәкилләре белән очрашу узды.

10 февральдә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова эш визиты белән Әлмәт муниципаль районында булды.

Әлмәт районы «Опека» комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан социаль хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын һәм үз вакытында социаль хезмәтләр күрсәтүне контрольдә тоту чараларын гамәлгә ашыру кысаларында социаль хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын бәяләү үткәрелде.

Рөхсәтсез китүләрне профилактикалау кысаларында 8 февраль көнне Алексеевскиның балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кайгырту» социаль приютында психолог Наталья Конова балалар белән «20 теләк» дигән әңгәмә уздырды.

Алексеевскиның «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Наталья Королева «Җәяүлеләр әлифбасы» дигән чара уздырды. Чарада җиде кеше катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International