Көндезге тору бүлегендә гражданнарны көнкүреш күнекмәләренә өйрәтәләр

2023 елның 10 феврале, җомга

Социаль-көнкүреш адаптациясе буенча дәресләр Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлекчәсендә социаль хезмәт алучыларның тернәкләндерү программасында нигез булып тора. Мондый дәресләрдә катнашучылар үз-үзләренә хезмәт күрсәтү күнекмәләренә өйрәнәләр, гади ризыклар әзерләргә, җыештырырга һәм үтүкләргә, гади көнкүреш приборларыннан файдаланырга өйрәнәләр.

8 февральдә чираттагы социаль-көнкүреш адаптациясе дәресе салат ясауга багышланды. Хезмәт алучылар технология картасын кулланып җәйге салат әзерләделәр. Дәрес барышында катнашучылар аш пешергәндә санитар-гигиена таләпләрен һәм кухняда куркынычсыз эшләү кагыйдәләрен, кухня савыт-сабалары белән эш итү, продуктларны эшкәртү һәм әзерләү кагыйдәләрен кабатладылар. Барысы да ризык пешерү һәм аны татып карау процессыннан ләззәт алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International