Министрлыкта профсоюз оешмасы белән тармак килешүе төзү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар

2023 елның 10 феврале, җомга

9 февральдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында Россия Федерациясе Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләренең Бөтенроссия һөнәри берлегенең Татарстан Республика комитеты вәкилләре белән очрашу узды.

Очрашуда Министрлык һәм аның карамагындагы учреждениеләр арасында 2023–2025 елларга профсоюз оешмасы белән тармак килешүе төзү мәсьәләсе каралды. Тармак килешүе нигезләмәләре буенча фикер алышуда ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов, РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләренең гомумроссия һөнәри берлегенең Татарстан Республика комитеты рәисе Ольга Калашникова, шулай ук Министрлыкның беренчел профсоюз оешмасы рәисе, структур бүлекчәләр җитәкчеләре катнашты.

Очрашу нәтиҗәләре буенча тармак килешүенең аерым нигезләмәләрен эшләп бетерү турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International