Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында эвакуация узды. Өйрәнүләрнең максаты – җитәкче состав һәм персоналның шикле предметка тап булган очракта эвакуация вакытында үз-үзләрен тоту күнекмәләрен кабатлау.
Сценарий буенча үзәк керү юлы янында шартлаткыч җайланмага охшаган шикле пакет калдырылган иде. Пакет ачылганнан соң, вахтер ишекләрне бикләде, директорга хәбәр итте, ә ул, ситуацияне бәяләп, яшәүчеләрне һәм персоналны бинадан эвакуацияләү турында карар кабул итте. Шулай ук ул телефон аша хокук саклау органнарына шикле предмет турында хәбәр ителде. Бу вакытта учреждение хезмәткәрләре тарафыннан социаль хезмәт алучыларны ишегалдында куркынычсыз зонага чыгару буенча эвакуация чаралары үткәрелде.
Тренировкаларның максаты һәм бурычлары үтәлде, җитәкчелек һәм персонал күрсәтмәләр буенча эшләде.