Лениногорск социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә мәгълүмат сәгате узды

2023 елның 10 феврале, җомга

Шушы көннәрдә Лениногорск районы «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы Оксана Лямова «Яшүсмер. Хокук бозу. Җаваплылык» дигән мәгълүмат сәгате уздырды. Чарада 1 нче социаль участоктан балигъ булмаган балалар катнашты.

Чараның максатлары – балигъ булмаганнар арасында җинаятьләрне һәм хокук бозуларны профилактикалау, яшүсмерләрдә хокукый аң тәрбияләү. Мәгълүмати сәгать барышында социаль педагог балалар белән балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелек проблемасы турында фикер алышты, җинаять җаваплылыгы үзенчәлекләрен аңлатты. Шулай ук чарада катнашучылар очрашу темасы буенча белешмәлекләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International