«Кайгырту» приютында «Җәяүлеләр әлифбасы» дигән уен уздырылды

2023 елның 10 феврале, җомга

Алексеевскиның «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Наталья Королева «Җәяүлеләр әлифбасы» дигән чара уздырды. Чарада җиде кеше катнашты.

Балалар уен формасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен, светофор сигналларын, юл билгеләрен кабатладылар. Алар шулай ук табышмаклар чиштеләр, рәсемнәр һәм юл ситуацияләре белән пазллар җыйдылар. Балалар юл хәрәкәте кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыттылар һәм әкияти персонажны дөрес юл чыгарга өйрәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International