«Опека» үзәгендә социаль хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын бәяләү рейдлары дәвам итә

2023 елның 10 феврале, җомга

Әлмәт районы «Опека» комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан социаль хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын һәм үз вакытында социаль хезмәтләр күрсәтүне контрольдә тоту чараларын гамәлгә ашыру кысаларында социаль хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын бәяләү үткәрелде.

Эш барышында социаль хезмәткәрләр тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфаты, хисап документларының булу-булмавы, клиентлар белән акчалата исәп-хисапларның дөрес рәсмиләштерелүе, индивидуаль программаларда күрсәтелгән социаль хезмәтләрнең туры килүе тикшерелде. Белгечләр шулай ук гражданнарның теләкләрен тыңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International