Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре махсус хәрби операция уздыру зонасында куллану өчен маскировка сеткалары үрү пунктында булдылар.
Халык остаханәсен Яр Чаллы шәһәре буенча ОПСБ Гомумроссия волонтерлар оешмасы координаторы Татьяна Трубникова җитәкли. Аның командасында 50 дән артык хатын-кыз бар, алар бу авыр вакытта битараф кала алмады.
Хәзер инде үрү пунктында язгы-җәйге чорга әзерләнәләр, шуңа күрә эштә яшел һәм куе-яшел төсләр кулланыла. Татьяна Трубникова теге яки бу маскировка элементын ничек ясарга кирәклеген сөйләде, практикада да күрсәтте.
Остаханә өчен теләсә нинди ярдәм бик кирәк һәм мөһим, шуңа күрә Татьяна Трубникова «Ышаныч» комплекслы үзәгенә хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде. Сүз уңаеннан, һәркем гражданлык позициясен күрсәтә һәм «Халык челтәрләре» волонтерлык проектын гамәлгә ашыруда катнаша ала. Моның өчен 51 комплекстагы торак йорттагы фатирда оештырылган маскировка сеткалары үрү пунктына килергә кирәк.