10 февральдә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова эш визиты белән Әлмәт муниципаль районында булды.
Эш сәфәре кысаларында ведомство башлыгы гражданнарны кабул итте. Министрга районның дүрт кешесе мөрәҗәгать итте. Аларның сораулары социаль ярдәм чараларына, эшкә урнашуга кагыла иде. «Сетевая компания» ААҖ филиалы «Әлмәт электр челтәрләре» вәкиле наймны субсидияләү программасы шартлары буенча консультация сорап мөрәҗәгать итте. Эльмира Зарипова барлык сорауларга да эчтәлекле һәм җентекле җаваплар бирде.
Шулай ук министр Әлмәттә «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә булды, анда социаль хезмәт алучылар белән аралашты.
