Шушы көннәрдә тыл хезмәтчәне Зил Хәсәнов белән җылы очрашу булды. Чара «Татарстан балалары» программасын гамәлгә ашыру кысаларында, игелек һәм мәрхәмәт акциясе рәвешендә узды.
Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр сугыш елларындагы тормыш тарихын ишетү мөмкинлеге алдылар. Зил Хатыйп улы моңсуланып сугыш, ачлык, авыр сынаулар турындагы хатирәләре белән уртаклашты. Өлкән яшьтәге кешегә җылы очрашу һәм искиткеч дулкынландыргыч хикәя өчен рәхмәт белдереп, балалар тыл хезмәтчәненә татлы бүләкләр тапшырдылар һәм тиздән янә аның янына килергә вәгъдә иттеләр.