«Кайгырту» приютында тәрбияләнүчеләр белән профилактик дәрес үткәрелде

2023 елның 14 феврале, сишәмбе

Балаларны янгыннарны кисәтү һәм янгын сүндерүнең беренчел чараларын куллану кагыйдәләренә өйрәтү максатыннан Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Янгын һәм аның куркынычы» дигән әңгәмә уздырдылар.

Балалар рәсемнәр карадылар, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белүләрен тикшерделәр. Алар янгыннарның төп сәбәпләре турында белделәр, беренчел янгын сүндерү чаралары белән таныштылар. Шулай ук балаларга янгын очрагында ничек дөрес эш итәргә, зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтү турында да сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International