13 февральдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Россельхозбанк» АҖ Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кудерметова «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә эшләп килүче көндезге тору төркемендә булды.
Ләлә Ринат кызы яшьләр белән аралашты, аларның иҗади эшләре күргәзмәсе белән танышты. Шулай ук депутат социаль хезмәт алучыларга бүләкләр тапшырды: иҗат өчен комплектлар, пазллар, аппликация һәм әвәләп ясау өчен кораллар һәм материаллар. Яшьләр кунакка үз куллары белән ясалган эшләнмә бүләк иттеләр.