«Исток–Башлангыч» үзәгендә конфликтлы хәлләрдән чыгарга өйрәтәләр

2023 елның 14 феврале, сишәмбе

Лениногорск районы «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Лариса Голдобина өлкәннәр белән «Гаиләдә конфликт булса» дигән чара уздырды.

Чараның максатлары: ата-аналарга гаиләдәге проблемаларны хәл итүдә кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итү, конфликтлы ситуацияне һәм аннан чыгу юлларын аңларга ярдәм итү, көч кулланмыйча конфликтларны чишү юллары белән таныштыру, үз гамәлләренең нәтиҗәләрен алдан күрә белү сәләтен үстерү.

Ата-аналар әңгәмәгә актив кушылдылар, конфликтлы ситуацияләрне анализладылар, үз тормышларыннан мисаллар китерделәр. Катнашучыларга конфликтны оптималь чишү өчен эш алгоритмы тәкъдим ителде.

Социаль хезмәтләр алучылар гаиләдә балалар белән конфликт еш кына ата-аналарның педагогик хаталары аркасында килеп чыга дигән нәтиҗәгә килделәр. Конфликтларсыз тормыш мөмкин түгел, шуңа күрә проблемаларны конструктив рәвештә чишәргә һәм һәр ситуациядән уңай яктан чыгарга өйрәнергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International