«Чишмә» үзәге «Актив озын гомерлелек» программасын тормышка ашыруда катнаша

2023 елның 14 феврале, сишәмбе

«Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру максатыннан Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге тарафыннан «Актив озын гомерлелек» программасы буенча эш уңышлы алып барыла. Программа өлкән яшьтәге гражданнарны сәламәтләндерү, мәдәни-күңел ачу чараларына җәлеп итеп, тормыш сыйфатын яхшырту өчен шартлар тудыруга, мәгълүмати грамоталылыкны арттыруга, ялгызлыкны профилактикалауга һәм өлкән буынның коммуникатив күнекмәләрен арттыруга юнәлдерелгән.

Шушы көннәрдә «көмеш» волонтерлар белән берлектә туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырылды. Музейга бару, экспонатлар, туган як тарихы белән танышу өлкәннәр арасында зур кызыксыну һәм соклану уятты. Очрашуның уңайлы атмосферасы, танып-белү экскурсиясе, җанлы әңгәмә аларга күзаллауларын киңәйтергә ярдәм итеп кенә калмады, якты хисләр дә бүләк итте.

«Актив озын гомерлелек» программасы ярдәмендә өлкәннәрнең психоэмоциональ халәте яхшыра, аларның аралашуга ихтыяҗы канәгатьләндерелә, яңа мәнфәгатьләр һәм максатлар барлыкка килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International