Биектау районы яшүсмерләрен Интернетта үз-үзеңне куркынычсыз тотышка өйрәтәләр

2023 елның 14 феврале, сишәмбе

Биектау районы «Өмет» халыка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы Халыкара куркынычсыз Интернет көне кысаларында 4 нче социаль участокта дәрес үткәрде. Чарада балигъ булмаган 25 социаль хезмәт алучы катнашты.

Дәрес интернет-бәйлелекне профилактикалауга һәм Интернет һәм гаджетлар куллануга рациональ мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлдерелгән иде. Шулай ук балигъ булмаганнар белән виртуаль киңлектәге куркынычлар, шул исәптән интернет-мошенниклык турында да фикер алыштылар.

Соңыннан балалар белән кәрәзле телефон кулланмыйча ял оештыру вариантлары турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International