«Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә халык уеннары фестивале уздырылды

2023 елның 17 феврале, җомга

16 февральдә Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 3 нче урта мәктәп укучылары «Халык уеннары фестивале» дигән уен программасы уздырдылар.

Чара «Алтын капка», «Яулык», «Канат тартыш» рус халык уеннары белән башланып китте. Аннары укучылар «Саескан Тамара дуслар эзли» курчак спектаклен күрсәттеләр. Моның өчен балалар үз куллары белән оригиналь курчаклар ясаганнар. Очрашуны халык биюләре белән тәмамладылар.

Мондый чаралар балаларны милли мәдәниятнең килеп чыгышы белән таныштыра, коммуникатив күнекмәләр формалаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International