Бүген Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә янгын һәм гадәттән тыш хәлләр вакытында эвакуацияләү буенча объектлы тренировкалар уздыру кысаларында чираттагы өйрәнү чарасы узды.
Кулдан эшләтеп җибәрелгән хәбәр итү системасы эшләгәннән соң, хезмәткәрләр һәм тренировка вакытында оешмада булган социаль хезмәтләр алучылар үзәкне оешкан төстә калдырып, учреждение территориясе артында урнашкан куркынычсыз урынга җыелдылар. Җаваплы затлар бинаны тикшерделәр, нәтиҗә ясадылар.
Мондый чаралар персоналда гадәттән тыш хәлләрдә тиз һәм хатасыз ориентлашу, янгынны кисәтү яки бетерү буенча дөрес карарлар һәм чаралар күрү, кешеләрне учреждениедән читкә эвакуацияләү күнекмәләрен булдыру мөмкинлеге бирә.
Өйрәнүләр квартал саен үткәреләчәк.