Министрлыкта 5 бурычлы предприятиедә хезмәт хакын түләү буенча вәзгыятьне карадылар

2023 елның 17 феврале, җомга

16 февральдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өчьяклы республика комиссиясе каршындагы Хезмәт өчен түләү, халыкның керемнәре һәм тормыш дәрәҗәсе буенча координация советы утырышын уздырды. Чара видеоконференция форматында узды.

Координация советы эшендә ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе, ТР буенча РФ Пенсия һәм социаль иминиятләштерү фонды бүлеге, Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең ТР буенча Территориаль органы, министрлыклар, шулай ук профсоюзлар берләшмәләре вәкилләре катнашты.

Утырышта Казан шәһәре, Арча һәм Лениногорск муниципаль районнары территориясендә урнашкан биш бурычлы оешма тарафыннан хезмәт хакын, иминият взносларын һәм салым түләүләрен каплау сораулары каралды.

Алга таба чаралар күрү өчен утырышта әлеге предприятие җитәкчеләре һәм тиешле муниципаль берәмлекләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрен легальләштерү буенча территориаль ведомствоара комиссияләр рәисләре катнашты.

Барлык предприятиеләр дә Координация советы һәм территориаль ведомствоара комиссияләрнең контролендә калдырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International