Бүген Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов эш визиты белән Алабугада булды. Сәфәр кысаларында ул Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында, шулай ук психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йортта булды.
Шулай ук Рөстәм Вәлиуллов төрле мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итте.