Кичә, 16 февральдә, Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәге, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе белән берлектә, вакантлы эш урыннары ярминкәсе оештырдылар.
«Бердәм Россия» белән минем карьерам» проекты кысаларында оештырылган чара гарантияле әңгәмә форматында узды. Анда Әлмәт муниципаль районының өч оешмасының кадрлар хезмәтләре вәкилләре катнашты: «Альметьевск-Водоканал» АҖ, «Татнефть-АЗС Центр» ҖЧҖ, «Сетевая компания АЭС» АҖ филиалы. Эш бирүчеләр тарафыннан түбәндәге белгечлекләр буенча вакансияләр тәкъдим ителде: лаборатория инженеры, слесарь-ремонтчы, химия анализы лаборанты, электр тапшыру линияләрен ремонтлау буенча электромонтер, юу машиналары машинисты һ. б.
Вакантлы эш урыннары ярминкәсендә 22 татарстанлы булды. Тәкъдим ителгән вакансияләргә эш эзләүчеләр арасыннан кешеләр сайлап алынды.