Чаллыда коррекцион мәктәп укучыларын эшче һөнәрләр белән таныштыралар

2023 елның 17 феврале, җомга

17 февральдә «Бердәм Россия» белән минем карьерам» проекты кысаларында Яр Чаллыда «Навигатор» һөнәри юнәлеш бирү проектын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. Очрашуда шәһәр башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма сәркатибе Римма Фәсхетдинова, «Россия эше» кадрлар үзәге директоры Татьяна Быданова һәм коррекцион мәктәп директоры Елена Доценко катнашты.

«Навигатор» проектының төп максаты – коррекцион мәктәп укучыларын эшче һөнәрләр белән таныштыру. Партиянең җирле бүлекчәсе политсоветы әгъзасы Андрей Ляпунов проектның идеяле рухландыручысы һәм иганәчесе булды.

Проект өстендә эш узган елның җәендә, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 68 нче мәктәп базасында башланды. Монда ландшафт дизайны кабинеты җиһазландырылды. Дәрестән тыш эшчәнлек вакытында атнага, дүрт тапкыр мәктәп укучылары микрояшеллек үстерү вариантларын өйрәнәләр. Балалар инде өченче уңышны җыеп алганнар. Заманча экопродуктны төшке аш вакытында кулланырга мөмкин. Шулай итеп, яшелләндерүче һөнәре белән танышу һәм аны үзләштерү өчен шартлар тудырылган. Инде хәзер балалар «Горзеленхоз» ААҖ практика уза.

Монда шулай ук велосипед остаханәсе бар, анда балаларга мастер-класслар үткәрелә, һәм алар велосипедны ремонтларга өйрәнәләр.

Шәхси үзенчәлекләре аркасында коррекцион мәктәпләрне тәмамлаучыларга хәзерге заман хезмәт базары шартларында юнәлеш алу бик кыен. «Навигатор» проекты ярдәмендә балалар алдан ук теге яки бу һөнәрне сынап карый алачак.

Эшлекле очрашу барышында проектны киңәйтү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Кадрлар үзәгенә укучыларның хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган һөнәрләр алуга юнәлтү роле бирелә. Моны һөнәри юнәлеш чаралары аша эшләргә планлаштыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International