Алексеевск районында «Бердәм Россия» белән минем карьерам» партия проекты кысаларында гражданнарны кабул итү булды.
Татарстанлыларга халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Нина Тимонина, белгеч Ләйсән Бочкарева һәм «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма сәркатибе Мария Долганова консультация бирде.
Биш кеше мөрәҗәгать итте. Аларны эшкә урнашу, үзмәшгульлек, декрет ялында яңадан укыту мәсьәләләре кызыксындырды. Барлык мөрәҗәгать итүчеләр консультацияләр алдылар.
Мондый кабул итүләр, түгәрәк өстәлләр һәм тематик очрашулар даими рәвештә алып барылачак.