Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.
Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче статьясы нигезендә 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне – эшләми торган бәйрәм көн булып санала. РФ Хезмәт кодексының 95 статьясының 1 өлеше нигезендә 22 февральдә эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскара.
«2023 елда ял көннәрен күчерү турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2022 елның 29 августындагы 1505 номерлы карары белән, хезмәткәрләрнең 2023 елда ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәрен рациональ куллану максатларында, 1 гыйнвар якшәмбедән ял көне җомга 24 февральгә күчерелде.
Шулай итеп, биш көнлек эш атнасында 23 һәм 24 февраль ял көннәре булып санала. 22 февраль – кыскартылган эш көне.