Татарстанда Бөтенроссия эшкә урнашу ярминкәсенең төбәк этабы башланды

2023 елның 14 апреле, җомга

14-15 апрельдә Татарстан шәһәрләрендә «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнашу ярминкәсенең төбәк этабы уза. Казанда чара уздыру мәйданчыгы итеп КФУның 2 нче уку бинасы сайланды.

Татарстан Республикасында ярминкә үткәрү мәйданчыклары турында мәгълүмат белән монда танышырга мөмкин >>.

Эшкә урнаштыру ярминкәсенең төп максаты эшне тиз сайлап алу гына түгел, ә карьера планлаштыруда ярдәм итү дә. Ярминкәдә, вакансияләр белән беррәттән, заманча мәшгульлек хезмәтенең барлык мөмкинлекләре дә тәкъдим ителәчәк.

Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе кысаларында мастер-класслар, презентацияләр, мәгариф учреждениеләре өчен интерактив мәйданчыклар, карьера остаханәләре, һөнәри юнәлеш бирү чаралары һәм башка күп нәрсәләр оештырылачак. Ярминкәгә килгән дәгъвачылар үзләренең һөнәри компетенцияләрен ничек арттырырга яки ихтыяҗлы һөнәр буенча яңадан укыту үтәргә, шулай ук эшкә урнашканда яки башка төбәккә күченгәндә дәүләт тарафыннан нинди ярдәм алырга мөмкин икәнлеге турында беләләр.

Ярминкәдә Татарстанның 300дән артык предприятиесе катнашачак. Чараны уздыруга шулай ук чыгарылыш сыйныф укучыларына, студентларга һәм аларның ата-аналарына киләчәктә эшкә урнашу өчен иң перспективалы тармакларны билгеләргә, ә киләчәк һөнәрләрен сайлаган кешеләргә иң кирәкле юнәлешләр турында белергә ярдәм итүче экспертлар да җәлеп ителгән.

Мәшгульлек үзәкләренең карьера консультантлары гражданның тормыш хәлен исәпкә алып, иң яхшы вакансияләрне сайлап алачак һәм аның карьера юлын планлаштырачак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый хезмәтләрне кадрлар үзәкләре «Демография» милли проектының мәшгульлек хезмәтен модернизацияләү программасы буенча күрсәтә инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International