Бөтенроссия «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!» акциясе кысаларында Мамадыш районының гуманитар үзәге базасында «көмеш» волонтерлар маскировка челтәрләре җитештерә башладылар. Челтәрләр үрү өчен барлык материаллар гражданнарның ирекле иганәләренә сатып алына.
Моңа кадәр «көмеш» волонтерлар окоп шәмнәрен ясауда актив ярдәм иткәннәр иде. Әзер әйберләр сугышчыларга гуманитар ярдәм китерү пунктлары аша җибәрелде.
11 апрельдә район Сугыш һәм хезмәт ветераннары советы утырышында ветераннар хәрәкәтендә катнашучыларны район башлыгының рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.
«Без якташларыбыз, махсус хәрби операциядә катнашучылар, туган йортыбызның ярдәмен һәм җылысын тойсын өчен тырышабыз», – ди акциядә катнашучылар.