19 апрельдә «Смартека» АСИ платформасында «Национальные приоритеты» АКБО тарафыннан үткәрелгән III Бөтенроссия актив озын гомерлелекнең иң яхшы практикаларын сайлап алу нәтиҗәләре турында презентацияләр һәм фикер алышулар узды.
Татарстан Республикасында «Бергә булдырабыз» социаль-гуманитар проектын тормышка ашыру кысаларында Яр Чаллы «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең физик культура буенча инструкторы Л. Ю. Кирамова Санкт-Петербург шәһәрендәге «Пеликан» физик терапия үзәгендә «Войта ысулы буенча балаларны тернәкләндерү» дигән практик семинарда булды.
Көндезге тору төркеме социаль хезмәтләр алучыларында тормышта кирәкле социаль-хокукый күнекмәләрне һәм белемнәрне формалаштыру максатыннан Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында отставкадагы эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре Римма Искәндәрова белән очрашу оештырылды. Ул социаль хезмәт күрсәтү, балигъ булмаганнарны социаль тернәкләндерү өлкәсендә зур тәҗрибәгә ия кеше, Яр Чаллы шәһәре эшлекле хатын-кызлар берлеге әгъзасы.
Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Альбина Хәбирова су-джок-терапия буенча социаль-тернәкләндерү чарасы үткәрде. Дәрес «Физик активлык аша акыл эшчәнлеген яхшырту» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында оештырылган, ул кешедә уңай кәеф булдыруга, эмоциональ киеренкелекне бетерүгә юнәлдерелгән.
19 апрельдә мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Апрель» тернәкләндерү үзәгендә ата-аналар клубының традицион очрашуы узды. Очрашу кысаларында үзәк белгечләре спорт-ял итү үзәкләре, мәдәни-күңел ачу мәйданчыклары, түгәрәкләр, секцияләр һәм башка социаль инфраструктура объектлары турында сөйләделәр. Шулай ук ата-аналарга коммерциячел булмаган социаль хезмәтләр күрсәтүчеләрдән хезмәтләр алу төрләре, шартлары һәм үзенчәлекләре турында хәбәр иттеләр.
Татарстан Республикасы Рәисенең «2023 елда Ураза бәйрәмен һәм Корбан бәйрәмен үткәрү көннәрен билгеләү турында» 2023 елның 25 мартындагы 189 номерлы указы нигезендә 21 апрель – Ураза бәйрәменең беренче көне – эшләми торган бәйрәм көне булып санала.
19 апрельдә Алабуга шәһәрендә «Татарстан Республикасында социаль хезмәт күрсәтүнең актуаль мәсьәләләре. 2023 елның 1 кварталы нәтиҗәләре» күчмә семинар-киңәшмә кысаларында социаль өлкәнең һөнәри берләшмәсе очрашуы узды.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.
Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 19 апрельдә «Баланың сәламәтлекне саклау хокукы» дигән хокукый сәгать узды. Чараның максаты – балаларга «Уңайлы мохит» дәүләт программасы турында сөйләү, аларны сәламәтлек саклау һәм медицина ярдәме хокукы белән таныштыру.
Минзәлә районында «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең социаль педагогы Илсинә Нуриева Казан шәһәрендә квалификация күтәрү курсларында спикер сыйфатында чыгыш ясады. Тыңлаучылар социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең тәрбиячеләре һәм социаль педагоглары иде.