«Умырзая» үзәге белгече хезмәттәшләре белән эш тәҗрибәсе белән уртаклашты

2023 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

Минзәлә районында «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең социаль педагогы Илсинә Нуриева Казан шәһәрендә квалификация күтәрү курсларында спикер сыйфатында чыгыш ясады. Тыңлаучылар социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең тәрбиячеләре һәм социаль педагоглары иде.

Илсинә Нуриева мобиль планетарий ярдәмендә ачык дәрес күрсәтте һәм «Мөмкинлекләре чикле балаларны социализацияләү чарасы буларак мобиль планетарийга виртуаль экскурсияләр» программасын тормышка ашыру тәҗрибәсе белән уртаклашты. Шулай ук белгеч хезмәттәшләренә мастер-класс күрсәтте.

Курс тыңлаучылары әйтүенчә, практик тәҗрибә уртаклашу, мастер-классларга һәм ачык дәресләргә йөрү аларга үз эшләренә яңа ысуллар һәм технологияләр кертергә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International