19 апрельдә «Смартека» АСИ платформасында «Национальные приоритеты» АКБО тарафыннан үткәрелгән III Бөтенроссия актив озын гомерлелекнең иң яхшы практикаларын сайлап алу нәтиҗәләре турында презентацияләр һәм фикер алышулар узды.
Сайлап алу кысаларында дүрт номинация буенча 923 гариза килгән: «Актив тормыш», «Сәламәт яшәү рәвеше», «Медицина һәм социаль кайгырту, иҗтимагый кайгырту һәм профилактика» һәм «Мәгариф һәм мәшгульлек». Финалга 43 төбәктән 113 практика чыккан.
Финалга Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге тәкъдим иткән «Үз-үзең булып калу: җәрәхәтләр һәм авырулардан соң өлкән яшьтәге кешеләрне комплекслы торгызу оештыру» практикасы чыкты. Ул Президент грантлары фонды акчасына гамәлгә ашырыла. Практика 2022 елның иң яхшы актив озын гомерлелек практикасы җыентыгында бастыру өчен сайланды.
Практика һәм аның нәтиҗәләре белән монда танышырга мөмкин >>.