ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

IX «Без барьеров» инвалидлар тормышы турында бөтенроссия фотоконкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү бара. Ул инвалидларның проблемаларына һәм аларның җәмгыятькә социаль интеграциясенә җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итү максатыннан үткәрелә.

Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Өлкән буын» региональ проектын тормышка ашыру кысаларында 1 нче урта мәктәп волонтерлары спорт чарасы үткәрделәр.


20
апрель, 2023 ел
пәнҗешәмбе

20 апрельдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өчьяклы республика комиссиясе каршындагы Хезмәт өчен түләү, халыкның керемнәре һәм тормыш дәрәҗәсе буенча координация советы утырышын уздырды. Чара видеоконференция форматында узды.

Бүген Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге базасында «Тернәкләндерү үзәге шартларында комплекслы үсеш мохитен интеграцияләү һәм модельләштерү» дигән күчмә республика семинар-киңәшмәсе узды.

Республика халкы Хокукый ярдәм көнендә түләүсез юридик консультация ала алачак. Чара 26 апрельдә сәгать 15:00 Казан шәһәре, Айрат Хәйруллин ур., 5 нче йорт адресы буенча урнашкан «Җәлил» яшьләр-яшүсмерләр үзәге мәйданчыгында узачак.

Җиңү көне алдыннан «Аталар берлеге» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы «Аталарыбыз җырлары» акциясен башлап җибәрә. Аңа теләгән һәркем кушыла ала.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.

Яшел Үзән һәм Яшел Үзән район мәктәпләренең 377 укучысы «Порт» яшьләр үзәгендәге уку һәм эш урыннары ярминкәсендә һөнәрләр дөньясына чумды. Яшел Үзән, Казан һәм Идел буеның 12 уку йорты вәкилләре үзләре өйрәткән һөнәрләр турында сөйләделәр.

Биш көнлек эш атнасында 21 апрель ял көне булып санала. 20 апрельдә эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскартыла.

Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар өчен махсус хәрби операция сугышчысы катнашында батырлык дәресе оештырылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International