Чын күңелдән һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм. 32 ел эчендә мәшгульлек хезмәте бик үзгәрде. Төрле проблемаларда сез үзегезне хезмәт базары таләпләренә һәм икътисадтагы үзгәрешләргә оператив һәм төгәл җавап бирүче структура итеп күрсәттегез.
18 апрельдә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбарәкшин Балык Бистәсе 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары өчен Цифр дәресе үткәрде. Дәреснең темасы – «Киләчәк шәһәре: квант технологияләре безнең тормышыбызны ничек үзгәртә».
Бүген, Мәшгульлек хезмәте оешкан көнне, Казанда Мәшгульлек үзәгенең Киров һәм Мәскәү районнары буенча модернизацияләнгән идарәсен ачу тантанасы булды. Чарада Казан мэры Илсур Метшин һәм Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова катнашты.
Арча районының «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучыларның РФ мәгариф отличнигы, ТР атказанган укытучысы, Арча районының мактаулы кешесе Илдус Сәгъдиев белән очрашуы оештырылды. Чара Россиядә педагог һәм остаз елына багышланган.
Лениногорск районы «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы Оксана Лямова «Ятимлек социаль күренеш буларак» дигән темага ата-аналар университеты дәресе үткәрде. Ата-аналар университетының максаты – уңай гаилә мөнәсәбәтләрен формалаштыру.
Җиңү көне алдыннан Яр Чаллының «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре «Хәтер бакчасы» акциясенә кушылдылар һәм Бөек Ватан сугышы геройлары хөрмәтенә агачлар утырттылар.
Шушы көннәрдә Биектау муниципаль районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Алия Нигъмәтҗанова 2 нче номерлы социаль участокта «Сәламәтлек – кеше кыйммәте» дигән темага тренинг үткәрде. Чарада социаль куркыныч төркеменә керүче 16 балигъ булмаган бала катнашты.
Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәтләр алучылар һәм аларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен Алабуга шәһәр-музеена экскурсия оештырдылар.
17 апрельдә Чернышевка мәдәният йорты базасында Татарстан Республикасында террорчылык һәм экстремизмны профилактикалау программасы кысаларында балигъ булмаган хокук бозучылар өчен «Хокук бозулар өчен җаваплылык» дигән профилактик чара уздырылды. Чакырылганнар арасында Россия Эчке эшләр министрлыгының Биектау районы буенча балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәсе инспекторы А. А. Закиров та бар иде.
32 ел элек, 1991 елның 19 апрелендә, «Россия Федерациясе халкының мәшгульлеге турында» Законы кабул ителде. Бу көнне дәүләт мәшгульлек хезмәте тарихы башланып китте. Татарстан Россиядә мәшгульлек хезмәтенең барлыкка килүенә һәм үсешенә үз өлешен кертте.